31 август 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Казан мәктәпләрендә милли ашлар көннәре барлыкка киләчәк
1 сентябрьдән Казан мәктәпләрендә тематик милли ашлар көннәре һәм 12 яңа ризык пәйда булачак. Эшлекле дүшәмбедә мәктәптә туклануны оештырудагы үзгәрешләр турында Татарстан башкаласының Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Римма Мөхәммәдшина сөйләде, дип яза «Татар-информ».
-
Җәмгыять
Мәктәп укучыларына 12 төрле яңа ризык тәкъдим ителә
Бүгенгә Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты штаты 94,6 процентка җиткән.
-
Яңалыклар
Академик Семенов Россиядә көзен аномаль явым-төшемнәр куркынычы турында кисәтте
Алдагы көздә Россия территориясендә циклоннар белән бәйле аномаль явым-төшемнәр булырга мөмкин. Бу хакта Россия Фәннәр академиясенең А.М. Обухов исемендәге атмосфера физикасы институты директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Владимир Семенов сөйләде, дип хәбәр итә «ТАСС»ка сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Казанда бер хатын-кыз бишенче каттан егылып төшкәннән соң 4 мигрантны җәзага тартканнар
Социаль челтәрләрдә Казанның Карбышев урамындагы торак йортның бишенче катыннан бер хатын-кызның егылып төшүе турында хәбәрләр таралган. Шаһитлар әйтүенчә, ул егете янына килгән булган. Әмма аны фатирда 5 мигрант көчләп, тәрәзәдән ыргыткан.
-
Яңалыклар
Владимир Путинга Бишкәктә Кар барсы – Батай сынын бүләк иткәннәр
Россия Президенты Владимир Путинга Бишкәккә килгәч VI Бөтендөнья күчмә тормыш алып баручылар уеннары талисманын – Батай исемле кар барсы баласының сынын бүләк иткәннәр. Уеннар бүген Кыргызстан башкаласында башлана, дип хәбәр итә «ТАСС».
-
Җәмгыять
Туган ягы кирәк кешегә
Кайда гына яшәсә дә, кешегә туган ягы кирәк! Кендек каның тамган җиргә бер кайтып килү дә озак вакытка җитәрлек көч өсти. Ә инде туган якта кадерлиләр икән, бу – икеләтә бәхет. Бу яктан Мамадышта якташларны онытмыйлар. Елга өч тапкыр республиканың башка шәһәрләрендә яшәүчеләрне барлап, үзләренә дәшәләр.
-
Яңалыклар
Татарстан яшьләре республика Рәисенә шәхсән үзләре сорау бирә алачак
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу районнар башлыклары белән “НЕдетский разговор” форматында ачыктан-ачык сөйләшүләрне дәвам итәчәк. Әмма инде яңартылган форматта: хәзер анда 18дән 25 яшькә кадәрге көллиятләр һәм вузлар студентлары катнашачак.
-
Яңалыклар
Татарстан делегациясе Кыргызыстанда Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары ачылышында катнаша
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге зур делегация Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын ачу тантанасында катнаша. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Сәламәтлек
Көзен ничек авырмаска? – Табиб 5 кагыйдәне атап үтте
Көз көне 3 әйбер: сезон алышыну, көннәр кыскару һәм чираттагы яллар тәмамланып, халыкның эш коллективларына әйләнеп кайтуы иммунитетка тискәре тәэсир ясарга мөмкин.
-
Яңалыклар
Бәйрәм чараларында 600 меңләп кеше катнашкан
Шәһәр һәм Республика көнен бәйрәм итү көннәрендә 600 меңнән артык кеше бәйрәм чараларында катнашкан. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин сөйләде.
-
Җәмгыять
Коену сезоны тәмамланды
Казанда быелгы су коену сезонына нәтиҗә ясадылар. Бәхеткә, коткару хезмәтләре эше нәтиҗәсендә рәсми комлыкларда һәм массакүләм ял итү урыннарында кешеләр үлеменә китергән очраклар булмаган. Быел Татарстан башкаласында коткаручылар суда 20 кешенең үлемен булдырмый калган. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин сөйләде.
-
Яңалыклар
1 сентябрьдән мәктәпләрдә нинди үзгәрешләр көтелә?
1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә укучыларның тәртибен бәяләүгә, дәресләрдә кәрәзле телефоннар куллануга һәм чит телләрне өйрәнүгә кагылышлы берничә үзгәреш үз көченә керәчәк. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты, бюджет һәм салымнар буенча комитет рәисе урынбасары Каплан Панеш сөйләде, дип хәбәр итә «RT» сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстан Росреестры 1 сентябрьдә гараж амнистиясе буенча кайнар элемтә оештыра
Иртәгә, 1 сентябрьдә, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе гараж амнистиясе буенча кайнар элемтә оештыра, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
МӨҺИМ
Көзге күчтәнәч: авырулар чорына аяк басабыз
Шатлык та, көенеч тә. 1 сентябрь яңа уку елына гына түгел, авырулар чорына да ишек ача. Талпаннардан әле дә сакланасы, ә тычкан бизгәге белән авыручылар саны артачак кына, ди белгечләр. Көзнең юлдашлары – вируслы авырулар, грипп та сагалап тора. Ел фасылы алышынганда, үзеңне ничек сакларга? Быел гриппка каршы вакцинаны ясатудан файда бармы? Чынбарлык белән уйдырмаларны аерырга өйрәнәбез.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Түнтәрелеш барып чыкмады
АКШтан килгән соңгы яңалык Трамп алып барган икътисад сәясәтенең көймәсе комга терәлүен күрсәтә. Федераль резерв системасы (ФРС) башлыгы Кевин Уорш, әгәр инфляция түбәнәймәсә, процент ставкалары инде сентябрьдә үк яңадан күтәртелергә мөмкин, дип кисәтә.